2024 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе Киров өлкәсе Нократ Аланы районында узачак. Бу хакта бүген Пермь крае Барда авылында үткән XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда әйттеләр.
Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның күчмә символы - тулпар ат истәлекле бүләген Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколовка тапшырды.
«Пермь краен әлеге зур чара үтүе белән котлыйм! Авыл Сабантуен зурлап үткәрү традициясе һичшиксез дәвам итәргә тиеш», - диде Александр Соколов истәлекле бүләкне кабул итеп.