Бардада Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге сквер ачылды, анда ук каһарман-шагыйрьгә бюст куелган.
Тантана XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында узды. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул 2024 елның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы, ә Милли шура тарафыннан Шәхесләр елы дип игълан ителүен искәртте. «Гаилә, шәхес дигәндә, Муса Җәлил кыл уртага басып куя», – диде ул.