Бүген Татарстан хаҗилары (алар барлыгы 1 800 кеше) Гарәфәт тавы һәм Мәккә арасында урнашкан Мина үзәнлегенә күченде. Минада дөньяда иң зур палаткалардан торган шәһәрчек бар. Анда дөньяның төрле илләреннән килгән 2 миллионнан артык мөселман урнашты.
Биредә Татарстан хаҗилары кондиционер куелган уңайлы палаткаларда яшәячәк. Аларны өч тапкыр ашату каралган.
Фото: © Шамил Садыйков
Шулай ук медицина үзәге җиһазландырылган, хаҗиларны тәүлек әйләнәсе кабул итәләр. Биредә 20 табиб эшли...