Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Россия үзенчәлеген һәм халыкара интеграцияне формалаштыру чарасы буларак рус теле һәм әдәбияты» II халыкара форумына старт бирелде. Форумда Россия һәм чит ил галимнәре – филологлар, тел белгечләре, рус теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре катнаша.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Сезне ышандырасым килә, Халыкара мәгариф министрлары...