Сабантуй бәйрәме хөрмәтенә Әлмәт бала табу йортыннан сабыйларны татар милли киемнәре киендереп алып чыкканнар. Гадәти булмаган мондый чара өчен костюмнарны махсус теккәннәр.
Кызларның киемен калфак, ә малайларныкын – түбәтәй бизәгән. Мәдәни мирасны саклау Гаилә елында аеруча мөһим, дип белдерделәр ТР Әлмәт районы матбугат хезмәтендә.
Администрация белән әңгәмә барышында «Татар-информ» моның бала табу йортында яңа туган сабыйларны төшерүче фотограф Диләрә Эстринаның идеясе булуын ачыклады.