2024 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр чебиләр сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаларны 17 июньнән 2 июльгә кадәр тапшырырга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Субсидия күләмнәре: бер күркә бәбкәсе өчен 200 сум, каз бәбкәсе – 200 сум, үрдәк бәбкәсе – 120 сум, бройлер чебеше өчен 100 сум.
Әлеге суммалар Татарстан Республикасы...