Пермь крае Барда авылы модельле китапханә җитәкчесе Лилия Раемова соңгы елларда авыл халкының татар телле вакытлы матбугат белән кызыксынуы арту турында сөйләде. «Авыл китапханәсендә аерым вакытлы матбугат залы булдырылган. Әлеге залда укучылар теләгән газета-журналларны сайлап укый ала. Соңгы арада бигрәк тә татар телле вакытлы матбугатка сорау күбәйде, аеруча ир-атлар арасында бу шактый сизелә», – диде ул.
Авыл халкы «Акчарлак», «Ирек мәйданы», «Юлдаш», «Мәгариф», «Гаилә учагы» журналларын яратып укый.