Янгын куркынычы югары булуга бәйле рәвештә, Татарстанда 14 июньнән гражданнарга урманнарга керү чикләнде, ул 21 көн гамәлдә булачак. Шул турыдагы карарны ТР Министрлар Кабинеты имзалаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Чикләүләр Татарстанның урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кертелгән. Алдагы чорда гражданнарның урманда йөрүе, анда транспорт чарасында керү һәм билгеле бер төрдәге эшләр башкару чикләнә....