Башкортстан татарлары конгрессы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Нефтекама шәһәренең «Белем» полилингваль мәктәбендә җәйге лагерьга йөрүче балалар белән «Кәккүк чәе» бәйрәме үткәргәннәр.
Чараны «Ак калфак энҗеләре» фольклор коллективы (җитәкчесе Светлана Вәлиева) оештырган.
«Укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, шулай ук төрле кошлар, шифалы уләннәр белән танышты, табышмаклар чиште, түгәрәк уеннар уйнады. Ямьле бәйрәм өчен мәктәп коллективына да, ак калфаклы апаларга да зур рәхмәт!