Башкортстанның Балтач районында күренекле мәгърифәтче, мулла, идеолог һәм 1755-1756 елларда күтәрелеш оештыручы, Югары Карыш (Карышбаш) авылында туып үскән Габдулла Галиев (1717-1762) истәлегенә чаралар узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Габдулла Галиевка халык Батырша дип исем кушкан. Батыршаның тагын бер хезмәте – төрмәдә императрица Елизавета Петровнага язган «Гарызнамә»се. Ул анда мөселман халкының гаепсезлеген исбат итә, ни өчен халыкларның баш күтәрүен аңлата. Безнең өчен районның...