«Татар-информ» татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган үсемлек – «Иткызыл бармактамыр» (пальчатокоренник мясокрасный) тапты. Сәхләбчәләр – орхидеялар семьялыгына кергән үсемлек Арча районы төньягында, Яңа Кенәр авылы янында үсә.