Татарстанда һава торышы июнь нормасын 16 градуска узып китә. Гадәттә, бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура +18 градус тирәсе тәшкил итә, ә хәзерге вакытта ул +25 градус. Өстәвенә, көн уртасында һава температурасы +34 градуска җитә һәм моның сәбәпчесе – антициклон перифериясе, аның үзәге Оренбургта урнашкан. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, шимбәдә температура төшә башлаячак, әмма сизелерлек түгел: +29 градуска кадәр генә, дип яза «Челнинские известия».