«Рубин-2» командасының баш тренеры һәм «Рубин» составында ике тапкыр Россия чемпионы Гёкдениз Карадениз Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны Казан янында үзе төзеткән мәчетнең рәсми ачылышында күрергә тели. Бу хакта төрек футболчысы РИА Новости интервьюсында сөйләде.
«Мәчет төзегәнче мин Казанда бик озак футбол уйнадым һәм монда яшәдем. Әлбәттә, мәчет төзелгәннән соң, Казан белән тагын да якынайдым», - диде Карадениз.
«Без, әлбәттә, мәчетне Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ачуын теләдек...