Әлмәт районында 21 укучы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйгаш. Шатлыклы яңалык турында район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында сөйләде, дип яза «Әлмәт таңнары».
100 балл җыючылар рәтләре тулылана: 5 укучы рус теле буенча 100 балл һәм 2 укучы профильле математика буенча 100 балл алган.
20нче мәктәп укучысы Анастасия Князева 200 баллы була, рус теле һәм әдәбияты буенча максималь нәтиҗә ала. Шулай ук рус әдәбияты буенча балларны яңадан караганнан соң тагын 100 балл өстәлә.