Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Татар фольклоры» проекты» дигән язма чыкты.
Төмән районы, Талымхан авылы китапханәсе «Татар фольклоры» исемле мәдәни-мәгърифәт проекты оештыра. Бу чарада балаларны фольклорның жанрлары төрлелеге, әдәби әсәрләре белән таныштыру максаты куела.
Милли культура халыкта үсеп килүче буынга сабый вакытларыннан ук кызыксыну уятсаң гына гасырларга сакланып кала алачак. Китапханәче Рауза Азанова проектның беренче сәхифәсендә «Татар орнаменты» белән таныштыра.