Актаныш районы ЗАГС бүлегендә яшьләргә паспортлар тапшырдылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Руслан Усманов яза.
Һәркем өчен дулкынландыргыч, онытылмас мизгелдер ул. Тантаналы чара Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары белән башланып китте. Яшьләрне район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде.
«Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, кече Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, дусларыгыз күп булсын. Мәктәпләрне уңышлы тәмамлап...