12 июнь - Россия көне. Шул уңайдан Җиңү паркында бәйрәм оештырылды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев халыкны котлады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
«Россия - ул без, безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, бай тарихы булган илебез. Без - күпмилләтле халык. Һәм шунда безнең көч!» - диде ул.
Мэр махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләрне дә телгә алды. Кичә ул алар яныннан, фронттан кайтты.
«Егетләребез шәһәргә сәлам юллады. Без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә алга таба да ярдәм итеп торачакбыз», - диде.