«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә БРИКС илләре спорт уеннарының ачылыш тантанасы башланды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов спорт бәйгесе катнашучыларына уңышлар теләде.
«Сезне Россиядә, Татарстан республикасы башкаласы Казанда БРИКС илләре уеннарынын ачылыш тантанасында каршылавыбызга шатмын. РФ Президенты Владимир Путинга республикабызда масштаблы ярыш уздыруга ышанычы өчен рәхмәт. БРИКС илләре уеннары илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәр. Барлык спортсменнарга гадел көрәш һәм югары нәтиҗәләр телим.