Бүген, Россия көнендә, Президент Владимир Путин традиция буенча «РФ Хезмәт Герое» алтын медальләре һәм 2023 елда хокук яклау һәм хәйрия эшчәнлегендә, фән һәм технологияләр, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары өчен РФ дәүләт премияләрен тапшырды. Тантана Зур Кремль сараеның Георгий залында узды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт премиясе лауреатлары арасында Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков да бар.