Иртәгә Татарстанда боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе һәм яшен көтелә. Бу хакта метеорологларга сылтама белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә.
«13 июньдә 06.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә җилнең секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе һәм яшен көтелә. Урыны белән боз явачак», – диелә хәбәрдә.
Һава шартлары бозылган очракта, ведомство хезмәткәрләре...