Режиссер Айдар Җаббаров «Нур» театрында Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча спектакль куя.
«Репетицияләре бара. Премьера сентябрьдә көтелә», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Куелачак спектакль авторының иҗади мохите белән танышу өчен «Нур» театры вәкилләре режиссер Айдар Җаббаров белән бергә шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның туган якларына сәяхәттә дә булган. Кунаклар Илдар Юзеев музеенда, мәктәптә, мәдәният йортында булган һәм Яңавыл районының Ямады авылы буйлап йөргәннәр.