Бүген, Россия көнендә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә, Илһам Шакиров исемендәге концерт залында БРИКС илләре спорт уеннарын ачу тантанасы узачак.
Тантанада ярышларда катнашучылар булачак. Калганнар исә аны «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы һәм БРИКС уеннарының рәсми сайтында карый алачак. Трансляция 19.30 сәгатьтә башлана.
Ярышлар иртәгә, 13 июньдә, башланачак һәм 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Турнир программасы 27 спорт дисциплинасын үз эченә ала. 93...