Филология фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» повесте тиешенчә бәяләнмәвен әйтте.
«Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» (1969) повесте башка әсәрләреннән хикәяләү стиле һәм сурәтләнгән тормыш материалының үзгә булуы белән нык аерылып тора.