Россия Хөкүмәте гаилә ипотекасы буенча ставканы 12 процентка кадәр күтәрү мәсьәләсе турында фикер алышмый. Бу хакта РИА Новостига Россия вице-премьеры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин белдергән.
«Юк, фикерләшмиләр. Дөрес түгел. Һәрхәлдә, мин мондый фикер алышуларда катнашмадым», - дип җавап бирде ул агентлыкның соравына.
Хөснуллин фикеренчә, балалы гаиләләр өчен ипотека яңа йортларда, икенчел торакта һәм шәхси йортларга алга таба 6 процент белән бирелергә тиеш.
2024...