Лениногорск батырлары Кыргызстанда ат өстендә көрәш чемпионатында призлы урыннар алды
Кыргызстан Республикасының Чолпон-Ата шәһәрендә ат өстендә көрәш буенча беренче чемпионат узды. Россияне Татарстан җыелма командасы тәкъдим итте. Бу хакта «Заман сулышы» газетына «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин хәбәр иткән.
«Чемпионат 22-24 сентябрьдә узды. Монда иң көчлеләр Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әфганистан, Кытай, Венгрия, Төркия, Монголиядән килде. Безнең команда өченче урынга лаек булды. Без барысы 1 көмеш медаль, 3 бронза медале яуладык», - диде ул.
Татарстан командасы составында Илдар Гибадуллин...