Фаяз Шакиров Идел һәм Казансу елгалары саегу нәтиҗәләре турында сөйләде
Идел һәм аның кушылдыклары саегу сәбәпле, элек су астында яшеренгән чүп-чар өемнәре ачыкланган. Моннан тыш, яр буе зонасының артуы законсыз төзүчеләрне җәлеп итәргә мөмкин. Шуңа күрә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе су объектының торышын актив күзәтә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе Фаяз Шакиров хәбәр итте.
«Идел һәм Казансу елгаларын мониторинглау барышында элек су астында булган кечкенә чүп-чар өемнәре ачыклана.