Димитровград татарлары: Өлкәдәге бердәнбер татар мәктәбе белән горурланабыз
Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Татар мәктәбендә «Белем бәйрәме» дигән язма чыкты. Аны Димитровград шәһәреннән Мәрьям Хәйбуллова язган.
Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә Белем бәйрәме гөрләп узды.
Җәйге каникуллар озын булса да, сизелми генә үтә кебек. Балалар төрле сәламәтләндерү лагерьларында, кайберләре әти-әниләре белән бергә диңгез буенда ял итте. Күбесе инде авылда, әби-бабайлары янында челтерәп аккан чишмә суын эчеп, елгада су коенып, урманда җиләк җыеп...