«Таткультресурсцентр» директоры: Казанда районнарның мәдәният көннәре аншлаг белән уза
«Таткультресурсцентр» директоры Алсу Мифтахова «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында уза торган концертларның аншлаг белән узуын әйтте.
«Районнарның мәдәният көннәре Казанда 31 мартта башланды. Тагын 16 чара калды. Нәтиҗәдә бер районга 3 миллион сумлык сертификат тапшырылачак. Чараларда 20 меңнән артык кеше булды. Концертлар аншлаг белән уза, кешеләр хәтта коридорда тора. Мин концертларның барысында да диярлек булдым», – диде ул Николай Фешин исемендәге сәнгать училищесында журналистлар белән очрашуда.