Түбән Камадан Рубежное госпитале өчен чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр
Түбән Камадан Рубежное госпитале өчен кырыктан артык капчык гуманитар ярдәм җибәрделәр. Чираттагы партияне «Гуманитарка Татарстан. Нижнекамск» волонтерлык хәрәкәте ярдәме белән 6нчы, 7нче һәм 8нче микрорайоннарның иҗтимагый үзәгеннән җибәрделәр. Капчыкларга урын-җир әйберләре, мендәр, юрган, матрас, памперс, инвалид коляскасы, китап, медикамент һәм киемнәр салынды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Улларыбызга, әтиләребезгә һәм ирләребезгә ярдәм итүдә үз...