Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Новгород өлкәсе «Туган як» газетасына принтер бүләк итте
Түбән Новгород өлкәсендә чыга торган «Туган як» газетасы редакциясенә Бөтендөнья татар конгрессы А3 форматындагы төсле принтер бүләк иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Туган як» газетасы – Бөтендөнья татар конгрессы белән күп еллар дәвамында актив хезмәттәшлек итә торган басма, диелә бу хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенең Сергач җирлегенә эш сәфәре белән килгәч...