Чаллы реаниматологы самолет бортында көзән җыера башлаган 4 яшьлек баланы коткарган
Чаллының 2 нче Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең интенсив терапия һәм реанимация бүлеге мөдире Евгений Думаньян самолетта очкан вакытта хәле начарланган дүрт яшьлек баланы коткарган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярдәм Чаллы - Санкт-Петербург рейсының нәни пассажирына кирәк була. «Баланы көзән җыера башлады. Мөгаен, тән температурасы югары булгангадыр, тәне кайнар иде. Бу вакытта бала йокыдагы кебек ярым коматоз хәлдә иде. Мин беренче ярдәм күрсәттем, реаниматолог күнекмәләрен кулландым.