Михаил Афанасьев Яшел Үзән мэры итеп сайланды
Бүген Мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән шәһәре депутатлары советының беренче сессиясе узды. Биредә Михаил Афанасьев бертавыштан шәһәр мэры итеп сайланды.
«2020 елгы Яшел Үзән белән бүгенге шәһәрне чагыштырсаң, үзгәрешләр ачык күренә. Сезнең һәрберегез аларны шәхсән тоя, дип уйлыйм. Иң беренче бурыч – ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу гына түгел, арттыру», - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Ул ассызыклаганча, депутат корпусы – ул статус һәм күкрәккә таккан билге генә түгел, ә күңел халәте һәм яшәү рәвеше.