Илсур Метшин: Казан – бәрәкәтле җирнең җаны һәм йөрәге
Казан бүген Шәһәр көнен билгеләп үтә. Аңа инде мең елдан артык, ул бай тарихка, үзенчәлекле мәдәнияткә ия һәм шәһәрдә миллионлаган вакыйгалар булып узган. Бүген Татарстан башкаласы кешеләре белән бергә үзгәрүен дәвам итә, яңа киңлекләр булдыра, проектларны гамәлгә ашыра һәм мөһим вакыйгалар үткәрә, дип искәрттеләр Казан мэриясенең телеграм-каналында.
Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын бәйрәм белән котлады, Казан – «бәрәкәтле җирнең җаны һәм йөрәге», дип белдерде. Ул шәһәрнең көннән-көн үсүен...