Мәскәү Сабан туе көрәш батырлары үз бүләкләрен хәрби операциядә катнашучыларга җибәрде
Мәскәү Сабан туенда билбау көрәше буенча милли-спорт ярышларында җиңүчеләр призларын – мотоциклларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га Мәскәү татарлары Милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәскәү Сабан туе чемпионы Эмиль Незаметдинов бүләкне алгач: «Бүләгемне махсус хәрби операциядә - алгы сызыкта хезмәт итүчеләргә тапшырам. Бу мотоцикллар фронттагы егетләргә безгә караганда күбрәк кирәк дип уйлыйм. Без җиңдек, сез дә җиңеп кайтыгыз», – диде.