Укыган еллар Татарстанда пенсия алу өчен хезмәт стажына керәме-юкмы икәнен аңлаттылар
Иминият пенсиясен алу өчен татарстанлыларның кимендә 15 ел хезмәт стажы булырга тиеш. Бу очракта укыган еллар исәпкә алынамы икәнен аңлаттылар.
2002 елга кадәр алган белем барлык категория гражданнар өчен дә исәпләнергә мөмкин. Бу очракта югары уку йорты, техникум, училище, ординатура һәм аспирантурада белем алу турында сүз бара. Димәк, әгәр кешенең минималь иминият стажына кадәр берничә ел җитми, шул ук вакытта ул 2002 елга кадәр белем алган икән, ул уку вакытын стажга кертү өчен Социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итә ала.