Татарстанда 14 сентябрьдә узачак сайлауларда бюллетеньнәр автомат саналачак
Татарстанда 14 сентябрьдә узачак сайлауларда 44 участокта сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын куллану планлаштырыла. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте китерә.
Мондый җайланмалар гадәттәгечә меңнән артык сайлаучы теркәлгән участокларда – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә, Алабугада, Лениногорскида һәм Чистайда кулланыла.
Кондратьев билгеләп үткәнчә...