Татарстан төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында өченче урынны саклап калды
Татарстан социаль-икътисади торыш дәрәҗәсе буенча төбәкләрнең гомумроссия рейтингында өченче урынны саклап калды. Рейтингны «РИА Рейтинг» икътисади тикшеренүләр үзәге 2024 ел йомгаклары нигезендә төзегән.
Республика мөмкин булган 100 баллдан 86,8 балл җыйган. Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанның күрсәткече яхшырган – былтыр ул 83 баллга якын күрсәткечкә ирешкән булган.
Күрсәткечләр артуга карамастан, Татарстанның рейтингтагы позициясе үзгәрешсез кала. Мәскәү (якынча 95 балл)...