Бөгелмәдә Европа беренчелеге җиңүчесе белән очрашу булды
Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дамир Фәттахов Сеник Варданян белән очрашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Бөгелмә спортчысы Сеник Варданян 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында көрәш буенча Европа беренчелегендә җиңүче булды. Унҗиде яшьлек спортчы 18 яшькә кадәрге кадетлар арасында Европа беренчелегендә алтын медаль яулады. Турнир Төньяк Македония башкаласы Скопье шәһәрендә узды.
Россия җыелма командасы гомумкоманда медаль зачетында беренче урынны яулады...