Саба мөхтәсибәте мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды
Саба мөхтәсибәте район социаль яклау идарәсе белән берлектә кайгыртуга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында Илмира Галимуллина яза.
Чара Саба җәмигъ мәчете биләмәсендә Иләбәр авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гыйльмановның балалар өчен махсус әзерләнгән, дин нигезләре, дуслык, әти-әниләргә, якыннарыңа карата рәхим-шәфкатьле булу турында күркәм вәгазе белән башланып китте.
Мәйданга җыелучыларны Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов...