Фәнис Җиһанша Күәм мәктәбендә үз исемендәге премияне тапшырган
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Күәм мәктәбендә үз исемендәге премияне тапшырган.
«10 000 сумны Әтнә районы Күәм авылының 5 нче сыйныф укучысы Алия Галәвиева алды», - диде Фәнис Җиһанша «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Фәнис Җиһанша исемендәге премия мәктәп укучыларының сәнгатебезгә, бигрәк тә сәхнә әсәрләренә һәм театрларыбызга булган мәхәббәтләрен ныгыту һәм класстан тыш оештырылган чараларда актив катнашуларын ассызыклап китү йөзеннән бирелә. Мәдәниятебезне яклауда, ана телебезне үстерүдә зур роль уйнап...