Татарстан Фотографлар берлегендә Юлай Низаевның фотокүргәзмәсе ачылды
Татарстан Фотографлар белегендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Юлай Низаевның «Чәчү барышы һәм авыл объективта» дип аталган мини-фотокүргәзмәнең презентациясе булды. Хезмәттәшебез белән очрашуны ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова ачты һәм яшь талантларның мөһимлеген ассызыклады. Алга таба берлекнең экс-рәисе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм «Татар-информ» фотожурналисты Рамил Гали чыгыш ясады.
«Фотосәнгатьне кечкенәдән үк яраттым.