Свердловск өлкәсенең Шөкер авылында «Ел укучысы» бәйгесе узды
26 майда Свердловск өлкәсенең Шөкер авылындагы «Мирас» белем бирү үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның «Ел укучысы» беренче өлкә конкурсы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мирас» белем бирү үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Илүзә Аптрахманова конкурсның идея ягыннан рухландыручысы һәм оештыручысы булды.