Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды. Марат Әхмәтов белән Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка юл тотты. Аларны Тукаевлар музей-йорты каршында музей хезмәткәрләре каршы алды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Ильяс Фәттахов яза.
«Юлыгыз шәп булган!» – диде Марат Әхмәтов машинадан төшеп исәнләшүгә.
« Җитәкчеләргә авыл халкы исеменнән зур рәхмәт!» – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева.