«Ризыкны татып караган һәркемгә ошый»: Америкада беренче татар ашлары кафесы ачылган
Тумышы белән Чаллыдан, хәзерге вакытта Американың Сан-Франциско шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Лилия Батталова АКШта беренче татар ашлары кафесын ачып җибәргән.
«Инде сигез ел Сан-Францискода яшим. Ирем Кристофер – аш-су остасы. Татарстанга сәяхәттән соң, ул татар ашлары кафесын ачарга тәкъдим итте. Миңа бу идея ошады, һәм без, шулай итеп, AyDea кафесын ачтык. Исеме — кызларыбыз Айла һәм Дэа исемнәреннән килеп чыккан. Күптән түгел без Сан-Францискода икенче кафе ачтык. Безнең ризыкны татып караган һәркемгә ул ошый.