Рәдиф Гаташ: Фатих Кәрим мәңгелек маяк булып калачак
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ «Татар-информ»га фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең иҗаты турында фикерләре белән уртаклашты.
«Бөек Ватан сугышы темасы барыбызга да газиз. Мин үзем дә Бөек Ватан сугышы чоры баласы – 1941 елда туганмын. Фатих Кәрим шигырьләрен укып үстек. Фатих Кәрим шәхес буларак та чын каһарман булган. Гаҗәеп, халыкчан шигырьләр язган. Ул мәңгелек маяк булып калачак», – диде ул.
Аның әйтүенчә, Фатих Кәрим сугыш чоры поэзиясендә искиткеч халыклаша. «Сугыш чорында аның шигырьләрендә миллилек көчле була...