2026 елдан күп балалы аналарның пенсияләре артачак
Күп балалы аналарның пенсияләре 2026 елдан башлап бишенче һәм аннан соңгы туган яки уллыкка алынган һәр бала өчен якынча бер мең сум өстәләчәк. Бу хакта «Российская газета»га биргән интервьюсында Россия Социаль фонды башлыгы Сергей Чирков сөйләде.
Сергей Чирков Дәүләт Думасына күп балалы аналар өчен иминият стажын арттыру турында закон проекты кертелүен искәртте. Хәзерге вакытта әни кешенең иминият стажына һәр баланы 1,5 яшькә кадәр карау исәпләнә, әмма суммада алты елдан артып китмәскә тиеш.