Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә
Иртәгә, 21 апрельдә, Татарстанда югары температура фоны сакланган хәлдә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Дүшәмбе көндез һәм кичен республика территориясендә урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк (Казанда – секундына 16 метрга кадәр). Бофорт шкаласы нигезендә, тизлеге секундына 13,9-17,1 метрга җитсә, ул көчле җил дип атала.
Яшенле яңгырлар туктаячак. Төнлә төбәктә һава температурасы...