Бүген Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Илнар Хафизов Балтачка эшлекле сәфәр белән килде. Ул районда бара торган күләмле төзелеш эшләре белән танышты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Илнар Фәнилевич районның җаваплы җитәкчеләре белән берлектә иң элек СМУ микрорайонында төзелә торган боз сарае төзелешен күзәтте. Алда торган мөһим бурычлар хакында сөйләшенде.
Соңрак район үзәк хастаханәсе территориясендә хуҗалык блогы һәм гараж бинасында барган төзекләндерү эшләре белән танышты.