Нуридә Насыйбуллина: Мөмкинлеге чикле балалар дөньяны безгә караганда тирәнрәк күзаллый
Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Милли әдәбиятлар һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре кичә уздырды. Китапханәнең уку залында мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән фикер алышу булды.
«Балаларга игътибар үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен актуаль һәм кирәкле юнәлеш. Бигрәк тә мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү мөһим, чөнки алар әти-әниләре белән бергә еш кына безнең көндәлек мәшәкатьләрдән күпкә катлаулырак...