Россиядә яшьләрнең сайлауларга кызыксынуы даими үсә. Моңа мәгълүмат-аңлату эшләре ярдәм итә, дип сөйләде журналистларга Казанда Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.
«Без яшьләргә бәйле озак вакытлы системалы эш алып барабыз. Мәктәпләрдә, студентлар арасында хокукый агарту эшләре алып барабыз. Безнең Үзәк сайлау комиссиясе эгидасында уздырыла торган проектлар, бәйгеләр бар», – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Аның сүзләренчә, әлеге системалы эш сайлауларга йөрүнең...